16 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum» – ислам дөньясы белән диалогның төп мәйданчыкларының берсе»
Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы: KazanForum-2027» форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.
-
Яңалыклар
2027 елда Россиядә 3,5 миллионга якын пенсионерның социаль пенсиясе артачак
2027 елның 1 апреленнән Россиядә 3,5 миллионга якын пенсионерның социаль пенсиясе индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының үзәк идарәсе Президиумы рәисе Валерий Рязанский. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч гриппны иң куркыныч инфекция дип атады
Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко гриппны иң куркыныч инфекция дип атады. Әлеге инфекция белән йөзләрчә миллион кеше авырый, аларның кайберләре вирус йоктырганнан соң системалы катлауланулар ала, дип хәбәр итте «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Яшәү белән үлем арасы
Нибары 20 минут. РКБ анестезиологы-реаниматологы Гөлназ Нотфуллина белән аралашу өчен шулкадәр генә вакыт бар иде. Анысы да операция барган арада. «Каннан курыкмыйсызмы? – дип сорыйлар миңа стериль киемнәр киерткәндә. – Борчылмагыз, реаниматолог та бит әле ул, кирәге чыкса, рәткә китерер». Ишекләр ачыла, кыяр-кыймас кына операция бүлмәсенә узам...
-
Интервью
Илдус Габдрахманов: «Хәрәкәттә булу миңа рәхәтлек бирә»
Ул – театр өчен туган кеше. Язмышы да аңа сәхнәгә юлны үзе салып тора. «Казан егетләре»ндәге – Тукай, «Ромео һәм Джульетта»дагы – Ромео, «Илгизәр+Вера»дагы – Илгизәр, «Үлеп яратты»дагы – Дәүләтов, «Бию пәрие» спектаклендәге Сәяр һәм башка бик күп рольләре аша тамашачының яраткан артистына әйләнгән Илдус Габдрахманов турында сүзебез.
-
МӨҺИМ
Район башлыгы белән бер көн: «Һәрвакыт беренче буласым килә»
«ВТ»да – яңа проект! Район башлыгы белән бер көн уздырып, ул көннең иң кызыклы өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Яңа проектта – җитәкчегә яңа караш.
-
Яңалыклар
Донецк Халык Республикасында Муса Җәлил һәйкәле һәм яңа сквер ачылачак
Донецк Халык Республикасында Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар патриот-шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган һәйкәл (бюст) куелачак һәм аның тирәсендә яңа сквер ачылачак. Әлеге төзекләндерү эшләре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казан укытучылары илкүләм һөнәри бәйгедә беренче урынны яулады
Казанның 181 нче мәктәбе укытучылары мәктәпләрдә тарихи белем бирүне үстерүгә багышланган илкүләм методик бәйгедә зур уңышка ирештеләр.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».